“Татарстан Банкы”ның клиентларның алтынына капитал салымнардан кергән еллык табышы 20 процент тәшкил итте

“Татарстан Банкы”ның клиентларның алтынына капитал салымнардан кергән еллык табышы 20 процент тәшкил итте

(Казан, 30 июнь, “Татар-информ”). Россия Саклык банкының “Татарстан Банкы” клиентларының алтынга капитал салымнардан кергән еллык табышы 20,9 процентка җитте. Табышның артуы дөнья базарында алтынга бәяләр күтәрелү белән бергә, АКШ долларына курс үсү белән бәйле. Соңгы берничә елга беренче тапкыр алтын бәяләре евро бәяләренә (ә АКШ доллары белән чагыштырганда аларның бәясе төште) иярүдән туктады.

Үзенчәлекләре бетерелгән металл хисапларында кыйммәтле металлар белән башкарыла торган операцияләр югары ликвидлылык һәм башкару гадилеге белән аерылып тора. Россия Саклык банкы тарафыннан үзенчәлекләре бетерелгән металл хисаплары ачу һәм алып бару бушлай башкарыла. Үзенчәлеге бетерелгән металларны ирекле сатып алу һәм сумнарга сату (“сорап алганга кадәр” режимында) аның өстенлеге булып тора, бу вакытта өстәмә бәяләрдән банк котировкаларына салымнар тотылмый, дип хәбәр итә “Татарстан Банкы”.