Сәүдә-сәнәгать палатасында ТРда кулланучылар хәрәкәте үсешенә бәйле мәсьәләләр каралачак

Тикшерү органнарының күзәтчелек итү функцияләре кимү шартларында кулланучылар базарына зур игътибар биреләчәк
(Казан, 30 май, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Бүген ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында “түгәрәк өстәл” утырышы узачак. Анда Татарстанда кулланучылар хәрәкәтенең алга таба үсеше, тикшерү органнарының күзәтчелек итү функцияләре кимү һәм эшкуарлык эшчәнлеге алып барганда административ чикләүләрне бетерү шартларында Татарстан Республикасында кулланучылар базарының торышын яхшырту буенча дәүләт кулланучылар оешмалары һәм эшкуарлар корпусының үзара бәйләнешен көчәйтүгә бәйле мәсьәләләр каралачак.
“Түгәрәк өстәл” утырышында РФ Иҗтимагый палатасы вәкиле, РФ Кулланучылар берлеге рәисе Петр Шелищ, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы, кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе, ТР Кулланучылар берлеге вәкилләре, Кулланучылар мәгълүмат үзәге белгечләре катнаша.
“Түгәрәк өстәл”дә катнашучыларның чыгышларында лицензияләү һәм иминиятләштерү мәсьәләләре чагылыш табачак. Бердәм салым түләүче эшкуарларга хәзер контроль-касса аппратларын куллануның кирәге калмый. Биредә сүз салым салуның гадиләштерелгән системасы хакында бара – салым шулай ук елга бер тапкыр да түләнергә мөмкин. Кече һәм урта бизнес предприятиеләрен гамәлдәге инфраструктурага кертү ташламалы шартларда башкарылачак.
Муниципаль структура вәкилләреннән офислар һәм биналар арендалаучы кече һәм урта бизнес эшкуарларына аларны хосусыйлаштыру мөмкинлеге барлыкка килә. Кече һәм урта бизнес предприятиеләренә кредитлар бирүдә дә уңай алга китеш күзәтелә.