“Нәфис Косметикс” талантлар эзли

“Нәфис Косметикс” талантлар эзли

(Казан, 30 май, “Татар-информ”). “Нәфис Косметикс” 2002-2005 елгы югары уку йортлары чыгарылышлары арасында “Елның маркетинг карары” конкурсын гамәлгә кертү турында игълан итте. Конкурс талантлы яшьләргә этәргеч ясау һәм компаниянең тиз үсүчән бизнесы өчен яңа кадрлар эзләү максатыннан үткәрелә.

Конкурс кысаларында катнашучыларга куелган проблеманы үзенчәлекле һәм нәтиҗәле чишеп, базардагы вәзгыятьне гәүдәләндерүче кейсны хәл итәргә кушыла. Биремне үтәп, конкурсантлар теләсә кайсы ысулдан файдалана ала: базарны мөстәкыйль өйрәнүдән алып стратегик планлаштыру һәм фаразлауга кадәр. “Нәфис Косметикс”ның маркетинг хезмәте башлыгы Егор Осипов сүзләренчә, “конкурсантлар өчен иң мөһиме – мәгълүматны анализлау һәм мәгълүматның чикләнгән булу шартларында проблеманы хәл итү өчен идеяләрне гамәлгә кертү осталыгын күрсәтү”.

“Нәфис Косметикс”ның топ-менеджерларыннан торган жюри 1 августка кадәр конкурска йомгак ясаячак. Җиңүчеләр 10, 20 һәм 30 мең сум күләмендә акчалата бүләкләнәчәк.