КамАЗ иске йөк машиналарын яңаларга "алыштыра"

КамАЗ иске йөк машиналарын яңаларга "алыштыра"

(Казан, "Татар-информ", Әнвәр Маликов). "КамАЗ" ААҖ тапшырылучы иске машиналар бәясен исәпкә алып, яңа йөк машиналары сату һәм срогы чыккан автомобильләрне модернизацияләү-төзекләндерү программасын гамәлгә куя. Компаниянең лизинг департаментында "Татар-информ" агентлыгына хәбәр итүләренчә, иң эре заказчыларның берсе Яшел Үзән ДТП, 34 йөк машинасын яңарту буенча килешү төзегән.

Модернизацияләү Кама автомобильләрен капиталь ремонтлауда махсуслашып килүче "Ремдизель" ЯАҖ базасында үткәрелә. Тузган автомобильләр система буенча торгызыла. Ремонтларга биргән автомобильләргә Euro-1 һәм Euro-2 двигательләрен кую ниятләнә.