Хөкүмәт башлыклары Татарстанның икътисади һәм сәнәгый потенциалы белән танышты

Әрмәнстан, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан һәм Россия вәкилләре Казанда Евразия икътисади берлеге кысаларында интеграцияне тирәнәйтүдә актуаль бурычлар хакында фикер алыша.

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Евразия Хөкүмәтара советы чараларында катнашу өчен Казанга килгән Премьер-министрлар бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә булды.

ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, кунаклар игътибарына Татарстанның икътисади һәм сәнәгый потенциалына багышланган күргәзмә тәкъдим ителде.

Шунысын да искәртик: чара Татарстан башкаласында 29-30 апрельдә уза. Әрмәнстан, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан һәм Россия вәкилләре Евразия икътисади берлеге кысаларында интеграцияне тирәнәйтүдә актуаль бурычлар хакында фикер алыша.

«Татар-информ» агентлыгы советның киңәйтелгән утырышы узуы хакында хәбәр иткән иде.