Түбән Камада юл ремонтлауның беренче этабына керештеләр

Хәзерге вакытта җирле бюджеттан һәм Түбән Кама юл фондыннан 43 млн сум акча бүленгән.

(Казан, 30 апрель, "Татар-информ"). Түбән Камада юл ремонтлауның беренче этабы кысаларында Тынычлык һәм Химик проспектлары буенча төп автомагистральләрдә чокырлар ремонтланачак. Аннан юл хезмәте хезмәткәрләре квартал эчендәге юлларны һәм тротуарларны ремонтлауга күчәчәк. Бу хакта Түбән Кама районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәзерге вакытта әлеге максатларга җирле бюджеттан һәм Түбән Кама юл фондыннан 43 млн сум акча бүленгән. Барлык эшләр ике компания: “Алексеевскдорстрой” һәм “Татавтодор” компаниясе филиалы тарафыннан башкарылачак.