ТР ның Бөтендөнья Банкы белән хезмәттәшлек юнәлешләре киңәергә мөмкин

ТР икътисад министры Марат Сафиуллин белән узган очрашуда Бөтендөнья Банкының инновацияле үсеш өлкәсенә кагылышлы яңа тәкъдимнәре каралган
(Казан, 30 апрель, “Татар-информ”). Франциянең Фонтебло шәһәрендә узучы VIII икътисади белемнәр форумы кысаларында ТР икътисад министры Марат Сафиуллин Бөтендөнья Банкы экспертлары белән очрашты. Әлеге халыкара финанс-кредит оешмасы белән безнең республика арасындагы хезмәттәшлек нәтиҗәсе буларак, уңышлы проектлар гамәлгә ашырыла. Бүгенге очрашуда Бөтендөнья Банкының инновацияле үсеш өлкәсенә кагылышлы яңа тәкъдимнәре хакында фикер алышынган, дип хәбәр итә Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте.

Инновацияле үсеш стратегиясен эшләү, Татарстанда җитештерелгән инновация продукциясен дөнья базарына чыгарырга ярдәм итү ике арадагы хезмәттәшлекнең яңа юнәлешләре булырга мөмкин. Моннан тыш, Бөтендөнья Банкы уртак фәнни лабораторияләр төзү һәм тикшеренү эшләре өчен шартлар тудыру өчен Татарстанга халыкара белем бирү учреждениеләрен җәлеп итәргә әзер булуын белдерә. Хезмәттәшлекнең мөмкин булган яңа юнәлешләре инновация процесслары белән идарәнең нәтиҗәлелеген күтәрергә ярдәм итәчәк.

Әлеге халыкара финанс-кредит оешмасы белән Татарстан 2000 елдан бирле хезмәттәшлек итә. Соңгы елларда гамәлгә ашырыла торган уртак проектларның иң зурысы – “ТР тотрыклы үсеше өчен инновацияләр” конкурсы. Киләчәктә бу исемлеккә киң масштаблы инновация форумы да өстәлергә мөмкин. Бүгенге очрашуда шул хакта да сөйләшү булган.