Түбән Камада Россия мөселман эшмәкәрләр ассоциациясенең вәкиллеге ачылды

Россия мөселман эшмәкәрләр ассоциациясенең Түбән Камада төбәк вәкиллеген 38 яшьлек Фәрит Кәримов җитәкли.

(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Түбән Камада Россия мөселман эшмәкәрләр ассоциациясенең вәкиллеге ачылды. «Чайка» сәламәтләндерү лагере базасында Россия мөселман эшмәкәрләр ассоциациясе әгъзаларының очрашуы узды. Анда Татарстаннан һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән 100дән артык эшмәкәр катнашты. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Дүрт ел элек без үз алдыбызга эшмәкәрләргә мөмкин кадәр ярдәм итү бурычын куйган идек һәм бу юнәлештә билгеле бер уңышларга ирештек. Бизнес һәм хакимият бер команда булырга тиеш, ә мөселман эшмәкәрләр ассоциациясе бизнесны үстерүдә безнең мөмкинлекләрне көчәйтәчәк», — дип сөйләде Түбән Кама мэры Айдар Метшин.

Россия агросәнәгать комплексы президенты Айдар Шаһимәрданов сүзләренчә, Мөселман эшмәкәрләр ассоциациясе — бөтен Россия буенча эшли торган зур экосистема. Аңа 6 мең предприятие һәм күп кенә юнәлешләр керә: Private club (бизнес- клуб), инвестиция фонды, бөтен ил буенча 2 меңгә якын хатын-кызны берләштергән Woman хатын-кызлар хәрәкәте һәм башкалар.

Түбән Кама муниципаль районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов Түбән Камада вәкиллекне булдыруны РФ мөселман эшмәкәрләр ассоциациясе президенты Айдар Равил улы тәкъдим итүен әйтте.

Россия мөселман эшмәкәрләр ассоциациясенең Түбән Камада төбәк вәкиллеген Фәрит Кәримов җитәкли. Аңа 38 яшь, эшмәкәрлек эшчәнлеге белән 2004 елдан бирле шөгыльләнә.