ТР Президенты рәислегендә “Татнефть”нең Директорлар советы утырышы узды

Анда компаниянең 2011 елда бюджеты үтәлеше тикшерелеп, 2012 елның февраленә бюджет расланды

(Казан, 30 гыйнвар, “Татар-информ”). Бүген Хөкүмәт йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Анда компаниянең 2011 елда бюджеты үтәлеше тикшерелеп, 2012 елның февраленә бюджет расланды.
Утырышта Мордва-Кармал нефть ятмасын эшкәртүнең торышына кагылышлы хисап тыңланды. Акционерлык җәмгыятенең 2011 ел йомгаклары буенча гомуми җыелышын әзерләү белән бәйле мәсьәләләр каралды, “Татнефть” ААҖ эшчәнлегенә кагылышлы башка мәсьәләләр күтәрелде, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.