2011 елда Татарстанның нефть-газ химиясе комплексы предприятиеләре 770 миллиард сумлык продукция саткан

Бүген «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында 2011 елдагы эшчәнлеккә башлангыч нәтиҗәләр ясалды

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында Татарстан Республикасының нефть-газ химиясе комплексы предприятиеләренең 2011 елдагы эшчәнлегенә башлангыч нәтиҗәләр ясалды. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖнең Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Төп доклад белән компаниянең генераль директоры Рафинат Яруллин чыгыш ясады. Тулаем алганда, 2011 елда Татарстанның нефть-газ химиясе комплексы предприятиеләре тарафыннан 770 миллиард сумлык продукция сатылган, 2010 елга карата үсеш 25 процент тәшкил иткән. 11 айда 139 миллиард сум күләмендә табыш алынган, рентабельлелек 20 процентка җиткән.
Нефть-газ химиясе комплексының җитештерү күләме – 7, пластмассалар эшләп чыгару тармагында 41 процентка арткан.
Рафинат Яруллинның сүзләренә караганда, Россия узган елда 509 миллион тонна углеводород һәм газ конденсаты чыгарып, дөньяда нефть табу буенча лидерлык позициясен саклап калган. Татарстанда 32,5 миллион тонна нефть чыгарылган, кече нефть компанияләре “кара алтын” чыгару күләмен – 0,9, “Татнефть” ААҖ 0,2 процентка арттырган.
“ТАНЕКО” ААҖндә 2 миллион тоннадан артык нефть эшкәртелгән. Тулаем алганда, 2011 елда Татарстанда 10 миллион тоннадан артык “кара алтын” эшкәртелгән, 2012 елга аны 15 миллион тоннага җиткерү бурычы тора.
“Түбән Кама Нефтехим” ААҖндә җитештерү күләме 7,6 процентка арткан. Шул исәптән 601 мең тонна этилен, 560 мең тонна каучук эшләп чыгарылган. Предприятиедә табыш алу буенча рекордлы күрсәткечләргә ирешелде, бурычлар кимеде, дип хәбәр итте Рафинат Яруллин.
2011 елда “Казаноргсинтез” ААҖндә продукция сатудан кергән табыш – 37 миллиард, сатудан кергән табыш - 4,2 миллиард, Казан синтетик каучук заводы продукциясен сатдан кергән табыш 1 миллиард 458 миллион сум тәшкил иткән.
“Нәфис” компанияләр төркеме, илдә әлеге өлкәдә җитештерү күләмнәре кимесә дә, җитештерүне узган еллар дәрәҗәсендә саклаган. Продукция сатудан кергән табыш – 20 миллиард сумнан артык, сатудан кергән табыш 2 миллиард сум тәшкил иткән.
“Кварт” ЯАҖ 1,8 миллиард сумлык продукция (2011 елга карат үсеш – 36 процент) саткан.
“Менделеевск Азот” предприятиесе 2,1 миллиард сумлык продукция (аммиак селитрасы) саткан.
“Химград” (Казан) технополисы эшчәнлегеннән 852 миллион сум күләмендә табыш алынган, 8,2 миллиард сумлык продукция сатылган.
«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында «Марубени Корпорейшн» (Япония) компаниясе вәкиле кыскача гына компаниянең тарихы һәм аның халыкара базардагы эшчәнлеге хакында сөйләде. Компаниягә 1858 елда нигез салына, ул корпорация буларак 1949 елда теркәлә. Компаниянең төп инвесторлары арасында «Роснефть» һәм «Газпром» ачык акционерлык җәмгыятьләре дә бар. «Марубени Корпорейшн» вәкиле нефт-газ химиясе өлкәсендә уртак проектларны гамәлгә ашыру өчен компаниянең мөмкинлекләрен кулланырга тәкъдим итте.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “Ак Барс” банкы, “ТАИФ” ААҖ, “Түбән Кама Нефтехим” ААҖ җитәкчелегенә Япония ягының хезмәттәшлек турындагы тәкъдимнәрен тагын да җентекләбрәк тикшерергә күрсәтмә бирде.
«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы әгъзаларына шулай ук «Praxair» (АКШ) компаниясе мөмкинлекләрен тәкъдим иттеләр.
Утырыш ахырында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры урынбасары Марат Акчуринга, ТР Президенты Указы нигезендә, “Фидакарь хезмәте өчен” медален тапшырды.