Р.Миңнеханов рәислегендә “Татнефть”нең Директорлар советы утырышы узды

Директорлар советы узган 11 айда компания бюджеты үтәлешен тикшереп, киләсе елның гыйнварына һәм беренче кварталына бюджет раслады

(Казан, 29 декабрь, “Татар-информ”). Бүген Әлмәттә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә“Татнефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Директорлар советы узган 11 айда компания бюджеты үтәлешен тикшереп, киләсе елның гыйнварына һәм беренче кварталына бюджет раслады, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте. Утырышта шулай ук компания тарафыннан Россиядән читтә алып барылган геологик разведка эшләренә нәтиҗәләр ясалган. Аннан аңлашылганча, чит илләрдә, шул исәптән Сириядә һәм Ливиядә, гамәлгә ашырылучы проектларның барысы да үз вакытында үтәлә. “Төрекмәннефть” компаниясе белән төзелгән килешүне беренче елда үтәү буенча исә җитештерү программасы эшләнеп, расланган.
Директорлар советы утырышында моннан тыш, корпоратив брендны этәрү, “Татнефть” предприятиеләрендә идарәнең бердәм корпоратив стандартларын кертү эшенә йомгак ясалган. Акционерлык җәмгыятенең башкарма дирекциясенә брендны ныгыту эшен дәвам итү бурычы йөкләнгән.
“ТАНЕКО” комплексы төзелеше дә утырышның көн тәртибендә урын алган мәсьәләләрнең берсе иде. Анда төзелеш-монтаж, көйләү эшләре, финанслауның график нигезендә алып баруы билгеләп үтелде. Хәзерге вакытта комплексның тәгаенләнгән ахыргы конфигурациясен билгеләү бара.