POZIS елны уңышлы төгәлләде

Медицина суыткычлары җитештерү күләмнәре үсеше 117 процент тәшкил итте
(Казан, 29 декабрь, “Татар-информ”, Ирина Халитова). POZIS компаниясе елны җитештерүдә моңарчы күрелмәгән югары күрсәткечләр белән төгәлли: тауар продукциясе үсеш темплары узган ел белән чагыштырганда 110 процент тәшкил итте.
Медицина суыткычлары җитештерү күләмнәре үсеше тагын да югарырак, ягъни ул 177 процентка кадәр җитә. Мондый техникага Татарстан Республикасының барлык төбәкләрендә, Россиядә һәм чит илләрдә сорау зур.
Татарстан компаниясе киләсе елда суыткыч приборларның үзләштерелгән һәм яңа модельләрен эшләп чыгару күләмнәрен арттырып кына калмыйча, газ плитәләре җитештерә һәм сата башларга ниятли, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ” агентлыгына предприятиенең матбугат хезмәтеннән.