“КАМАЗ”да йөк автомобильләре тапшыру буенча бизнес-план вакытыннан алда үтәлгән

2008 елның җитештерү планы буенча автомобильләр һәм двигательләр җыю 8 гыйнварда яңартылачак
(Казан, 29 декабрь, “Татар-информ”). 2007 елның соңгы ункөнлегендә “КАМАЗ” ачык акционерлык җәмгыятенең төп җыю конвейерлары йөк автомобильләре һәм двигательләр җыю һәм тапшыру графигын сизелерлек узып китеп эшләде, шуның белән әлеге күрсәткечләр буенча компания бизнес-планының вакытыннан алда үтәлешен тәэмин итте.
Бу көннәрдә 2007 елда 50 меңенче автомобиль һәм 60 меңенче двигатель җыелды. 30 декабрьдән автомобиль заводы һәм “КАМАЗ-Дизель”нең төп җыю конвейеры яңа ел каникулларына һәм яңа елның беренче көннәрендә планлы ремонт-профилактика эшләре үткәрү өчен туктатылып торачак. 2008 елның җитештерү планы буенча автомобильләр һәм двигательләр җыю 8 гыйнварда яңартылачак.
2007 елда барлыгы 52400 йөк автомобиле һәм 63,1 меңнән артык двигатель һәм көч агрегаты җитештерелеп, базарда сатылды. Бу – 2006 ел белән чагыштырганда 20 процентка артыграк, дип хәбәр итә автогигантның матбугат хезмәте.