Татарстанга өстәмә рәвештә 14 ашыгыч ярдәм машинасы кайтарылачак

РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев шушы карарны имзалады.

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанга өстәмә рәвештә 14 ашыгыч ярдәм машинасы бүлеп бирелде: икесе – С класслы (реанимация автомобиле), бишесе - В класслы (ашыгыч медицина ярдәме) һәм җидесе тулы приводлы В классы. РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев шушы карарны имзалады.


Россия Хөкүмәте сайтында хәбәр ителгәнчә, Минпромторгка ашыгыч медицина ярдәме автомобильләре сатып алу өчен өстәмә рәвештә 1 млрд сум акча бүлеп бирелгән, шушы акчаларга РФнең 44 субъектына өстәмә рәвештә 477 машина кайтарылачак.