Татарстанда күпфатирлы йортларда быелгы капиталь ремонт 98 процентка төгәлләнгән

Бөтен ил буенча капиталь ремонтка 136 миллиард 146 миллион сум взнос җыелган.

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда 1 ноябрьгә капиталь ремонт өчен түләнүче взнослар 97,5 процентка җыелган. Россия буенча ул 81,74 процентны тәшкил итә. Бу хакта Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень төбәкләр белән узган селектор киңәшмәсендә хәбәр итте, дип белдерә Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы матбугат хезмәте.

Бөтен ил буенча капиталь ремонтка 136 миллиард 146 миллион сум взнос җыелган. 23 төбәктән кергән взнослар 85 проценттан артып киткән. Взнос акчаларының тоткарлыкларсыз диярлек кереп баруы – кешеләрнең әлеге программаның максатчан тормышка ашырылачагына ышануда. Инде хәзер халыкны ремонтның сыйфаты һәм җыелган акчаларның сакланышы кызыксындыра, дип билгеләп үткән Михаил Мень.

Федераль министр сүзләренчә, Россиянең җиде төбәгендә акча җыю канәгатьләндерерлек дәрәҗәдә түгел. Шуның белән бергә, күпфатирлы йортларда капиталь ремонт программасы үтәлеше күрсәткечләре узган елдагыдан ике тапкырга арткан. Шулай да темплар көткәннән калыша: йортларның 44 процентны ремонтланган (21 мең йорт).

Капиталь ремонт программасы җиде субъектта барыннан да нәтиҗәлерәк тормышка ашырыла. Болар – Хакасия, Чувашия, Калмыкия, Мордовия һәм Тыва Республикаларында, Иркутск һәм Свердловск өлкәләрендә. Аларда ремонт планы 80 проценттан артыкка үтәлгән. Кыска сроклы планнар 11 төбәктә 70 процентка башкарылган, 32 төбәктә эшләр 25 процентка эшләнгән. 2016 елда барлыгы кыска сроклы расланган план кысаларында 140 миллион 147 мең квадрат метр мәйданда 47 мең 471 күпфатирлы йорт ремонтланырга тиеш.

Бүгенге көндә Татарстанда күпфатирлы йортларда капиталь ремонт программасы 98 процент күләмендә төгәлләнеп килә.