Саксония Премьер-министры: "Сездә – нефть, ә бездә бу өлкәдә технологияләр бар"

Татарстан Президенты Казан Кремлендә Станислав Тиллих белән очрашты.

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Саксония белән элемтәләрне ныгытып кына түгел, шулай ук аларны киңәйтергә, хезмәттәшлек итүдә яңа юнәлешләр булдыруда да кызыксына. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Саксония Премьер-министры Станислав Тиллих белән очрашуда белдерде.

Татарстан Президенты әйтүенчә, Россия, шул исәптән Татарстан Германия белән актив хезмәттәшлек иткән, тышкы сәясәттәге үзгәрешләр аны киметкән . "Шуңа да карамастан, бүгенге көндә товар әйләнеше 1 миллиард евродан артык – бу җитди күрсәткеч. Без алман компанияләре белән хезмәттәшлек итәбез, бездә уртак предприятияләр бар. Безнең төбәкләр арасында фикер каршылыгы юк, алга таба элемтәләрне ныгытырга уйлыйбыз”, - диде ул. Шулай ук Президент Станислав Тиллих белән бергә  Саксониянең 30 дан артык алдынгы компанияләр вәкилләре килүен билгеләп үтте.

«Германия – инновацияләр, иң яхшы автомобильләр, механизмнар, инженерлык үзәге. Медицина өлкәсендә илдә зур программалар гамәлгә ашырыла. Бу юнәлешләрнең барын да кулланышка алырбыз. Менә Татарстан – бизнес, предприятия булдыру өчен мәйдан, ә без үз чиратыбызда, шартлар тудырыбыз, диябез. Германия – Европаның алдынгы иле, һәм без мөнәсәбәтләрнең тагын да яхшыруын телибез”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Станислав Тиллих, Татарстан һәм Саксония югары технологияләр үсешенә басым ясап, бер юнәлештә баруын билгеләп үтте. «Без мәсьәләне кемдер хәл итәр дип көтмибез, без үзебез аны чишәбез. Сүз нефть яисә газ табу, автомобиль төзелеше, авиатөзелеше, “КАМАЗ”да кулланышка кертелергә мөмкин җиңел конструкция материалларын җитештерү турында бара”, - диде ул журналистларга.

Саксония Премьер-министры әйтүенчә, Татарстан Президенты белән алар халыкка, шәһәрләрдә генә түгел, шулай ук авылларда медицина хезмәтен күрсәтүне яхшырту мөмкинлекләре турында фикер алышкан.

«Киләсе елга нефть химиясе, сәнәгать җайланмаларын җитештерүдә мәшгуль предприятияләргә кагылышлы үзебезнең планнарны тормышка ашырыбыз дип өметләнәм. Нефть химиясе өлкәсендә яңа эшләнмәләр тәкъдим ителәчәк. Сездә нефть, ә бездә бу өлкәдә технологияләр бар,” - диде Саксония Премьер-министры.