Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның киләсе ел бюджетында социаль өлкәгә чыгымнар арта
Алдагы өч елга «Татарстан Республикасы бюджеты турында» ТР закон проекты беренче укылышта кабул ителде.
(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның киләсе ел бюджетында социаль өлкәгә чыгымнар арта. Бу хакта Дәүләт Советы утырышында «2021 елга һәм 2022-2023 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» ТР закон проекты буенча чыгыш ясаган финанс министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте.
Закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Радик Гайзатуллин әйтүенчә, консолидацияләнгән бюджетта социаль өлкә чыгымнары киләсе елда 5,6 процентка, 2022 елда 8,6 процентка, 2023 елда 11,7 процентка артачак. Иң күп чыгымнар сорый торган «Мәгариф» тармагына чыгымнар киләсе елда 101,7 млрд сум булыр дип көтелә.
Табышка салым киләсе елда 77 млрд сум булыр дип ниятләнә. Татарстанның консолидацияләнгән бюджетына кертеләчәк физик затлар кеременә салым 81,5 млрд сум булыр дип көтелә. Татарстан Республикасы бюджетына шушы ук салым 57,2 млрд сум тәшкил итә. 2021 елда оешмалар мөлкәтенә салым суммасы 26 млрд күләмендә фаразлана.
Татарстан бюджетының салымнан тыш керемнәре 12,6 млрд сум, консолидацияләнгән бюджетка салымнан тыш керемнәр 16,8 млрд сумнан гыйбарәт. Федераль бюджеттан кертемнәр киләсе елга ТР бюджетына 40,9 млрд сум. 2021 елда һөнәри табышка салым кереме 157 млн сум булачак.
Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин 2021 елгы бюджетта барлык чыгымнарның 77 процентын социаль әһәмияткә ия чыгымнар тәшкил итүен искәртте. «Халыкның социаль якланган булуын саклап калу өчен, әле ул акчаларны эшәргә кирәк. Бюджет үтәлеше ягыннан бик катлаулы, шулай булса да, социаль өстенлек саклана", - диде.
Татарстан бюджеты турында закон проектына төзәтмәләр 7 ноябрьгә кадәр кабул ителә.
2021 елга консолидацияләнгән бюджетның керем өлеше 312,7 млрд сум, чыгым өлеше — 315,7 млрд сум, дефицит 3 млрд сум күләмендә фаразлана. 2021 елга республика бюджеты керемнәр буенча 268,5 млрд сум, чыгымнар буенча — 271,5 млрд сум, дефицит 3 млрд сум күләмендә билгеләнә.
2022 елга берләштерелгән бюджет: керемнәр — 321,1 млрд сум, чыгымнар — 324,2 млрд сум, дефицит — 3,1 млрд сум; республика бюджеты: керемнәр — 275,0 млрд сум, чыгымнар — 278,2 млрд сум, дефицит — 3,2 млрд сум.
2023 елга берләштерелгән бюджет: керемнәр — 320,2 млрд сум, чыгымнар — 323,5 млрд сум, дефицит — 3,3 млрд сум; Татарстан Республикасы бюджеты: керемнәр — 271,6 млрд сум, чыгымнар — 274,9 млрд сум, дефицит — 3,3 млрд сум.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз