news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Леонид Якунин: Киләсе елда бюджетның чыгым өлешенә рациональ карарга кирәк

2021 елга Татарстан бюджеты социаль юнәлешен саклый

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Киләсе елда Татарстанда бюджет чыгымнарын тотуга чама белән карарга кирәк. Бу хакта бүген Дәүләт Советының уналтынчы утырышында Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин хәбәр итте. 

Утырышта «2021 елга һәм 2022-2023 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» ТР закон проекты каралды.

«Бюджет югалтулары быел тугыз ай эчендә 33 млрд сум тәшкил итә. Быел без югалтуларны тулысынча капларга өлгермәячәкбез. Икътисадны һәм бюджетның керемнәрен торгызу эше киләсе ел башына кала дигән сүз. Бюджетның чыгым өлешен рациональ планлаштырырга һәм өстәмә шартлар белән йөкләмәскә», — диде Леонид Якунин.

Аның сүзләренчә, бюджет проекты республика Президенты парламентка Юлламага куйган бурычлардан чыгып төзелгән. «Барлык төп социаль бурычларны хәл итү, яңа ярдәм чаралары белән тәэмин итү ниятләнә. Бюджет социаль юнәлешен саклый. Тормыш өчен куркынычсыз шартлар тудыру, икътисадны ныгыту, цифрлы технологияләрне үстерү максатлары үзгәрешсез кала», — диде депутат.

Ул, закон проекты буенча, 2021 елга бюджетның керем өлеше, баштагы фаразланган күрсәткечкә караганда, 2 млрд сумга ким булуын искәртте. «Алдагы өч елда бюджет сәясәтендә озак вакытка исәпләнгән баланслык, тотрыклык булырга тиеш», — диде Леонид Якунин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100