news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Икътисад министры урынбасары: Азык-төлеккә бәяләр мәсьәләсе Хөкүмәт контролендә

Олег Пелевин сүзләренчә, кайбер товарларга бәяләр төшә.

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Азык-төлеккә бәяләр мәсьәләсе Хөкүмәтнең даими контролендә. Бу хакта ТР Дәүләт Советының уналтынчы утырышында Татарстанның икътисад министры урынбасары Олег Пелевин әйтте.

Бәяләр артуы һәм моны контрольдә тоту кирәклеге турында сорауны депутат Николай Рыбушкин биргән иде.

«Махсус Хөкүмәт комиссиясе бар. Ул атна саен утырышлар уздыра. Чыннан да, үз вакытында кайбер продуктларга бәяләр күтәрелгән иде. Вакытында чарасы күрелде. Анализ үткәрелеп, чаралар күрсеннәр дип, Монополиягә каршы федераль хезмәткә тиешле тәкъдимнәр юлланды», — диде министр урынбасары.

Олег Пелевин сүзләренчә, хәзерге вакытта бәяләр арту күзәтелми, киресенчә, кайбер товарларның бәяләре кими. «Ел саен көз көне яшелчәләрнең бәясе төшә. Кызганыч, без артуны гына күрәбез шул», — диде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100