Үзәк банк россиялеләрнең хезмәт хакы үсешен билгеләп үтте

Белгечләр илдәге эшсезлек дәрәҗәсенең түбән булып, инфляциягә йогынты ясамавы турында да әйтә.
(Казан, 29 октябрь, "Татар-информ"). Үзәк банк белгечләре россиялеләрнең хезмәт хакы үсешен билгеләп үтте. Бу хакта Россия Банк директорлар советы утырышыннан соң хәбәр итте.Шулай ук хәбәрдә илдәге эшсезлек дәрәҗәсенең түбән булып, инфляциягә йогынты ясамавы турында да әйтелә. Аның күтәрелү яки кимү факторлары да үзгәрмәгән, диелә. Бу хакта “Российская газета” яза.