Россия ислам институтында криптовалюта турында фикер алышалар

Россия ислам институтында "Криптовалюта, блокчейн һәм ислам финанслары" темасына багышланган түгәрәк өстәл узачак.

(Казан, 29 октябрь, "Татар-информ"). Казанда "Криптовалюта, блокчейн һәм ислам финанслары" темасына багышланган түгәрәк өстәл узачак. Чара 31 октябрьдә Россия ислам институтында оештырыла, дип хәбәр иттеләр югары уку йорты матбугат хезмәтендә.

Түгәрәк өстәлне Россия ислам икътисады һәм финанс үзәге Россия ислам институтының ислам икътисады һәм финанслары кафедрасы белән берлектә үткәрә. Ислам икътисады һәм финанслары, блокчейн һәм криптовалютага багышланган чарада бу өлкәдә белгеч булган Булат Мөлеков ("Амаль" финанс йорты), Марсель Сабиров (Россия Мөселман эшкуарлары ассоциациясе), Илнур Мухтов (Muslim ocean), Сергей Вавилов (Blockchainclub) һ.б. катнашыр дип көтелә.

Шунысын искәртергә кирәк, Россия Ислам икътисады һәм финанслары үзәге дини уку йорты базасында 2008 елдан эшли.