Казанда яңа 200 сумлык кәгазь акчаларны 300 сумга сатып алырга мөмкин

Банкнотны махсус матдә ярдәмендә чыдам һәм озак хезмәт итәрлек итеп ясарга вәгъдә итәләр.

(Казан, 29 октябрь, "Татар-информ"). Популяр бушлай игъланнар сайтында Казандагы нумизматика кибетендә 200 сумлык яңа купюраны сату турындагы тәкъдим барлыкка килгән, дип яза "Российская газета".

Яңа 200 сумлык купюраларны 300 сумга саталар. Сатучылар банкноттаны махсус матдә ярдәмендә чыдам һәм озак хезмәт итәрлек итеп ясарга вәгъдә итә.

Исегезгә төшерәбез, Үзәк банк яңа валютаны 12 октябрьдә тәкъдим итте. Беренче кәгазь акчалар анда төшерелгән төбәкләрдә барлыкка килде: 2000 сумлыкны Восточный космодромы һәм Владивостоктагы Рус утравына салынган күпер бизи. Тиздән яңа акча Мәскәүдә кулланылышка тапшырылачак. Татарстанда андый банкнот әлегә юк.