Башкортстанда эшсезләр саны кими

Бүгенге көндә Башкортстанда рәсми рәвештә теркәлгән 19 меңнән артык эшсез бар.

(Казан, 29 октябрь, "Татар-информ"). Башкортстанда эшсезләр саны кими, бу хакта төбәкнең эш белән тәэмин итү үзәге белдерә, дип яза “Башинформ”.

Бүгенге көндә Башкортстанда рәсми рәвештә теркәлгән 19 меңнән артык эшсез бар. Ә ел башында бу күрсәткеч 23,6 мең кеше булган.

Республика вакантлы эш урыннары банкы атна эчендә 400 яңа эш урыннары белән тулыланды. Хәзер анда 44,7 мең эш урыны исәпләнә. Агымдагы ел башында төбәк банкында 32,4 мең вакансия тәкъдим ителгән була.

Федераль дәүләт статистика хезмәте быелның III кварталында үткәргән тикшерү буенча, Башкортстанда эшләүче 2,054 миллион кеше исәпләнә.

Төбәктә гомуми эшсезлек дәрәҗәсе 5,7 процент тәшкил иткән.