Россия компанияләре хезмәткәрләренә премияләрне арттыру турында әйткән

Россия корпорацияләре киләсе елда үз штатларын уртача 14 процентка арттырырга, хезмәткәрләренә премияләрне күтәрергә ниятли.
(Казан, 29 сентябрь, "Татар-информ"). Россия корпорацияләре киләсе елда үз штатларын уртача 14 процентка арттырырга, хезмәткәрләренә премияләрне күтәрергә ниятли. Әлеге мәгълүмат гаммәви матбугат чаралары анализлаган EY хезмәт хаклары һәм премияләр гомуминдустриаль күзәтүендә бирелгән. Бу хакта "Башинформ” хәбәр итә.Экспертлар мәгълүматы буенча, хезмәткәрләр эзләмәгән сектор сирәк. Хезмәт хакы проценты үсеше быел инфляция дәрәҗәсен узды, бу исә хезмәткәрләрнең реаль кереме арткан дигән сүз. Әлеге уңай тенденция, бер-бер хәл килеп чыкмаса, сакланырга һәм үсәргә тиеш, дип саный экспертлар.Алдан Финанс министрлыгы 2018 елда россиялеләрнең реаль кереме 4 процентка үсүе көтелә, дип җиткергән иде. 2017 елда әлеге күрсәткеч 3,4 процентны тәшкил итә.