Швейцариядә Төбәк хезмәттәшлеге форумы уза

Аның эшендә ТР Икътисад министрлыгы җитәкчелеге дә катнаша
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Бу көннәрдә ТР икътисад министры урынбасары Рашат Фәттахов Төбәк хезмәттәшлеге форумының икенче сессиясе эшендә катнаша. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә. Әлеге җыен Женева шәһәрендә үткәрелүче Швейцариядә Россия икътисади һәм финанс традицион форумы кысаларында оештырыла. Рашат Фәттахов белдерүенчә, Татарстанның Төбәк хезмәттәшлеге форумында катнашуы республиканың инвестиция һәм икътисади мөмкинлекләрен презентацияләү белән бәйле. Биредә Татарстанның үсеш проектлары һәм планнары чит ил, Россия партнерларына тәкъдим ителә, хезмәттәшлекне дәвам итү өчен яңа инвесторлар эзләнә.
Икенче сессия эшендә Россия һәм Швейцариянең икътисад министрлыклары һәм ведомстволары, үзәк банклары, парламентлары, банк ассоциацияләре җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре һ.б. катнаша. Алар Россиядә бүгенге икътисади һәм сәяси вәзгыять белән бергә, Россия-Швейцария икътисади хезмәттәшлеге, финанс һәм банкларга кагылышлы законнар, ике як өчен конкрет кооперация һәм инвестиция проектлары хакында фикер алыша.