“НАСКО” ААҖ дә халыкның төрле катламнары өчен иминият продуктлары эшләнгән

“НАСКО” оешмасы “НАСКО-ДАЧА”, “Защита дома”, “Жилой дом”, “Комфортное жилье”, “Аленький цветочек“ кебек иминият программаларын тәкъдим итә
(Казан, 29 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган “түгәрәк өстәл” утырышында, “НАСКО” ААҖ милекне иминиятләштерү дирекциясе җитәкчесе Людмила Ягудина һәм “Росгосстрах-Татарстан” ҖЧҖ барлык төр иминиятләштерү идарәсе директоры Николай Калинкин, үз ширкәтләрендә милекне иминиятләштерү тәртибе белән таныштырды.
Людмила Ягудина аңлатканча, закон иминиятләштерү килешүләрен ике төргә бүлеп карый: шәхси иминиятләштерү һәм милекне иминиятләштерү килешүләре. Шәхси иминиятләштерү килешүләре нигезендә, иминият мөнәсәбәтләрен рәсмиләштергән гражданинның тормышына һәм сәламәтлегенә китерелгән зыян кире кайтарылса, милекне иминиятләштерү килешүе буенча, мөлкәткә салынган зыянга тәңгәл акча түләнә. Мөлкәтне иминиятләштерү килешүе нигезендә, милек, югалту яки зыян килү куркынычы, эшмәкәрлек эшчәнлегендә чыгымнар һәм көтелгән керем алынмау, гражданлык җаваплылыгы куркынычы булганда иминиятләштерелә.
“НАСКО” ААҖ компаниясе милекне иминиятләштерү төрендә махсуслаша. Иминиятчеләр өчен шәхси транспортны иминиятләштерү кызыксыну тудыра. Бу иминиятләштерүгә барлык иминият компанияләрендә дә ихтыяҗ зур. Шулай ук безнең оешмада халыкның төрле катламнары теләкләрен исәпкә алучы төрле иминият продуктлары эшләнгән. Әйтик, корылмаларны, бакча йортларындагы милекне иминиятләштерүне күздә тотучы “Аленький цветочек” продукты киң сорала. Безнең компаниядә “НАСКО-ДАЧА”, “Защита дома”, “Жилой дом” иминият программалары да гамәлдә тора. Агымдагы ел башында “Комфортное жилье” иминият продукты булдырылды, ул шулай ук иминиятчеләр арасында зур популярлык казанды. Тарифлар түбән керемле иминиятчеләр өчен дә шактый үтемле. Бу программа нигезендә, гражданин эшкәртелгән һәм эшкәртелмәгән фатирын, йортын, коттеджын, мончасын, шулай ук күршеләре алдындагы җаваплылыгын иминиятләштерә ала, ягъни зур булмаган суммадагы акча түләп, бер килешүгә фатир, йорт, мөлкәт һәм җаваплылыкны иминиятләштерү дә кертелә”, - дип белдерде Людмила Ягудина.
Николай Калинкин билгеләп узганча, “Росгосстрах-Татарстан” ширкәте дә күптөрле иминият продуктларына ия. “Алар буенча без тиз арада сыйфатлы итеп иминият полисларын рәсмиләштерәбез”, - ди Николай Калинкин.