ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республика сәнәгатьчеләре белән очрашты

Очрашуның максаты сәнәгатьчеләрне борчыган көнүзәк проблемалар хакында сөйләшү иде

(Казан, 29 июль, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Предприятиеләре һәм эшмәкәрләре әгъзалары - республиканың әйдәп баручы сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты. Очрашуга шулай ук сәнәгатьчеләр белән турыдан-туры эшләүче министрлык-ведомстволар җитәкчеләре чакырылган иде. Очрашу ассоциациянең яңартылган бинасында узды.
ТР Предприятиеләре һәм эшмәкәрләре ассоциациясе президенты, “Казан вертолет заводы” ААҖ Директорлар советы рәисе Александр Лаврентьев сүзне республика башлыгына һәрвакыт сәнәгатьчеләргә күрсәтелгән булышлык, аңлау, шушы бинаны сафка бастыруга күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт җиткерүдән башлады. Башкаланың Ипподром урамында урнашкан һәм барлык мөмкинлекләр тудырылган бу бина, аның белдерүенчә, тагын да актив эшчәнлек алып барырга мөмкинлек бирә. Ул чит төбәкләр һәм илләрнең эш бирүчеләр ассоциацияләре белән очрашулар уздыру өчен дә бик уңайлы. Александр Лаврентьев хәбәр иткәнчә, сентябрь башларында биредә тәүге тапкыр Франциянең эш бирүчеләр ассоциациясе вәкилләрен кабул итәргә әзерләнәләр.
Бүгенге очрашуның төп максаты, билгеле инде, республика башлыгына рәхмәт белдерү генә түгел, сәнәгатьчеләрне борчыган көнүзәк проблемалар хакында сөйләшү иде. Александр Лаврентьев сүзләренә караганда, җитештерү, сату күләмнәре, бюджетка алына торган салым түләүләре артуга карамастан, икътисадта хәл әле киеренке булып кала. Җитештерү күләмнәре үсү производство куәтләрен мөмкинлекләреннән артык файдалану исәбенә ирешелә. Җиһазларны һәм технологияләрне модернизацияләү бурычы ил күләмендә тиешенчә хәл ителми. Аның фикеренчә, уңышлы инновацияле үсеш, иң беренче, предприятиеләр хуҗаларының нәтиҗәле эшчәнлегеннән тора. Әмма әле бүген барлык предприятиедә дә инновацион активлык күзәтелми, ди ул. Ассоциация президенты шулай ук предприятиеләрне үстерү юллары, энергия нәтиҗәлелеге, идарә белән бәйле актуаль мәсьәләләргә тукталды. Аларның барысы да зур финанс чыгымнары сорый. “Предприятиеләрдәге кайбер җитди проблемаларны бары инициативалар, базар механизмнары аша гына хәл итеп булмый. Төрле юнәлешләр буенча дәүләттән ярдәм кирәк. Күп проблемаларның чишелеше гомумроссия сәнәгать сәясәтенә бәйле. Кызганыч, бүген әле бу сәясәт тиешенчә эшләми”, -ди Александр Лаврентьев. Шушы ук проблема ТР Предприятиеләре һәм эшмәкәрләре ассоциациясе вице-президенты, “Казан “Электроприбор” заводы” ААҖ Директорлар советы рәисе Геннадий Дивавин чыгышында да яңгырады. Аның белдерүенчә, оборона предприятиеләрен металлга бәяләр арту шартларында дәүләт заказы буенча куела торган продукциягә бәянең 15 процентка төшерелүе борчый. Бу мәсьәләне ассоциация узган ел күтәреп, республика Хөкүмәте исеменнән РФ оборона министрына хат та әзерләп җибәрелгән булган. Нәтиҗә куанырлык түгел. Киләсе елга оборона комплексы продукциясенә бәяләр агымдагы дәрәҗәдә калачак. “Оборона предприятиеләрендә хезмәт хакын нәрсә хисабына арттырырга, хезмәт җитештерүчәнлеген ничек күтәрергә”, - дигән соравына Дивавин үзе үк, нинди юллар белән генә булса да чыгарыла торган продукция күләмен арттырыга кирәк, дип җавап бирде. Икенче проблема үзебездә җитештерелгән халык куллануы товарларын республикада эшләүче эре сәүдә үзәкләренә сатуга чыгарып булмауга кайтып кала. Алар җитештерүчеләрне тулы бәйлелеккә кертә торган шартлар куя, я булмаса Мәскәүдәге үзәк офис белән хәл ителмәгән дигән сылтау таба. “Гражданлык продукциясен куллану базарына чыгару буенча тырышлыкны арттырырга, юлларын эзләргә кирәк”, -дип искәртә ул.
Җиңел сәнәгать предприятиеләре буенча вице-президент, “Мелита” ААҖ генераль директоры Рәис Гомәров бу чыгышны үзенә караган тармак проблемалары белән тулыландырды. “Бөтен дөньяда җиңел сәнәгатькә салым ташламалары каралган. Ә Россиядә, киресенчә, тармакта әйләнешнең 20 проценты салым түләүләргә китеп бара”, -ди ул. Очрашуда катнашкан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин инвалидларны эшкә урнаштыру мәсьәләсен күтәреп, эре сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләрен инвалидлар предприятиеләренә ярдәм итәргә, аларны заказлар белән тәэмин итүдә булышлык күрсәтергә чакырды.
Сәнәгатьчеләрне борчыган тагын бер проблема - техник кадрларга зур кытлык булу. Бүген һөнәри белем бирү өлкәсендә алар бу эштә дәүләт белән хезмәттәшлекне дәвам итәргә әзер булуларын белдерә. “Предприятиеләр килешүләр нигезендә, бу белгечләрне әзерләүне финанслауда катнашырга, яшь белгечләрнең социаль проблемаларын чишүдә ярдәм күрсәтергә әзер”, -ди Александр Лаврентьев.