Республика бюджеты быел артып, 172 млрд 875,3 млн сум күләмендә фаразлана

Бюджет дефициты 17 млрд сум тәшкил итә

(Казан, 29 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан парламентының бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында “2015 елга, 2016 һәм 2017 нче еллардагы планлы чорга Татарстан Республикасы бюджеты турында”гы ТР законына үзгәрешләр кертү” турында Татарстан Республикасы закон проекты каралды. Әлеге мәсьәлә буенча ТР финанс министры Радик Гайзатуллин чыгыш ясады.

Закон проекты нигезендә, бюджетның керем өлеше 23,6 млрд сумга арта, аларның 12,8 млрд сумы салым һәм салым булмаган керемнәргә туры килә. Республика бюджеты керемнәренең гомуми күләме агымдагы елга 172 млрд 875,3 млн сум күләмендә фаразлана. Шулай ук, бюджетның чыгым өлешен 35 млрд 749,2 млн сумга арттыру күздә тотыла, шул исәптән федераль бюджет һәм федераль фондларның максатчан финанс чаралары буенча – 11 млрд 323 млн сумга. Шушы тәкъдимнәрне исәпкә алып, ТР бюджеты чыгымнарының гомуми күләме 190 млрд 541 млн сум тәшкил итәчәк, дефицит 17 млрд 666 млн сумнан гыйбарәт.

Радик Гайзатуллин билгеләп үткәнчә, салым булмаган табыш буенча сумманы, 2015 нче елга расланган план белән чагыштырганда, 2,8 млрд сумга арттыру ниятләнә, бу, нигездә, штрафлар, санкцияләр, зыянны каплау, матди һәм матди булмаган активларны сатудан кергән акчаны арттыру, шулай ук дәүләт чыгымнарын компенсацияләү хисабына ирешеләчәк. “Кайтарасы булмаган кертемнәр” (безвозмездные поступления”) бүлеген субсидия, субвенция һәм федераль бюджеттан башка бюджетара трансфертлар хисабына 10,8 млрд сумга арттыру ниятләнә.

Депутатлар закон проектын хуплап, аны беренче укылышта кабул итү өчен, Президиумга ТР Дәүләт Советының чираттагы утырышының көн тәртибенә кертергә килеште.

Шулай ук, депутатлар “ТР Мәҗбүри медицина иминияте территориаль фондының 2014 елга, 2015 һәм 2016 нчы еллардагы планлы чорга бюджеты турында”гы ТР законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын да беренче укылышта кабул итү тәкъдиме белән  чыгарга карар итте. Әлеге мәсьәлә буенча доклад белән чыгыш ясаган фонд директоры Алсу Мифтахова, тәкъдим ителә торган үзгәрешләрне исәпкә алып, учреждение керемнәренең агымдагы елга 38 млрд 339,1 млн сум булачагы турында хәбәрбирде, ә чыгымнар 38 млрд 782,7 млн сум тәшкил итәчәк. Табыш өлеше, нигездә, Мәҗбүри медицина иминияте федераль фондыннан 645,4 млн сум күләмендә өстәмә кертемнәр бәрабәренә арттырыла.

Алга таба утырышта “ТР Бюджет кодексына һәм “Муниципаль районнарның җирле үзидарә органнарына, шәһәр, авыл җирлекләре бюджетларына төбәк финанс ярдәме фондыннан дотацияләрне исәпләп бүлгәләү буенча дәүләт вәкаләтләре бирү турында”гы ТР законына үзгәрешләр кертү” турында закон проекты каралды. Аның буенча бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, киң таралган файдалы казылмаларны чыгаруга салым акчасы хәзерге вакытта тулысынча республика бюджетына күчерелсә, 2016 нчы елның 1 нче гыйнварыннан аны муниципаль район һәм шәһәр округлары бюджетларына тапшыру планлаштырыла. “Әлеге салымнан каралган акчаны җирле бюджетка күчерү җирле казналарның керем өлешен арттыруга һәм шушы салымнан табыш артуга йогынты ясаячак”, - дип белдерде Леонид Якунин.

Бүгенге утырышта каралган закон проектлары барысы да Дәүләт Советына аларны кабул итүгә тәкъдим ителде.