Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» директорлар советы утырышын үткәрде

Татарстанга галәм хезмәтләре һәм Карелия шунгитын тәкъдим итәләр

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ», Әнвәр Маликов). ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов рәислегендә бүген Казанда «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ директорлар советы утырышы үтте. Сәнәгатьнең төрле өлкәләре өчен кайбер тәкъдимнәр каралды.

Карелиянең шунгит токымнары, алардан нәтиҗәле файдалану хакында Россия Фәннәр академиясенең Карелия фәнни үзәге Геология институтының (Петрозаводск шәһәре) шунгитлар лабораториясе мөдире  Владимир Ковалевский һәм "Шунгитон" ҖЧҖнең үсеш буенча директоры Денис Зубков сөйләде. Шунгит токымнары Онега күленең төньяк-көнбатыш өлешендә дөньядагы иң зур борынгы углеродлы токымнар чыганагын барлыкка китерәләр. Анда 4 млрд тонна углерод запасы бар дип фаразлана. Әлеге уникаль табигый углерод бик күп өлкәләрдә: металлургия, төзелеш индустриясе һәм химия тармагыннан алып, чистарту системалары һәм медицина өлкәсендә файдаланыла. Ул арзан һәм регенерацияләнә, автошиналар, резина-техник эшләнмәләр, полимер, композит җитештерүдә кулланыла ала. Моннан тыш, шунгит токымнарының табигый үзенчәлекләре наноструктурлы материалларының яңа буынын алырга мөмкинлек бирә. Шунгит токымнарын файдалануның инновацион юнәлешләрен билгеләү өчен "Шунгит" технопаркы оештырылган. Татарстан фәне һәм бизнесы анда катнашу өчен чакырыла. Рөстәм Миңнеханов, Татарстан компанияләре вәкилләре катнашында шунгит файдалану мөмкинлелкәрен өйрәнү өчен, эшче төркем оештырырга тәкъдим итте.

Төбәк Галәм хезмәтләре үзәгенең мәгълүмати хезмәттәшлеге һәм галәм хезмәттәлеге нәтиҗәләрен файдалану тәҗрибәсе турында Югра мәгълүмати технологияләр фәнни-тикшеренү институты (Ханты-Мансийск) директоры Александр Зыков сөйләде. Аерым алганда, сүз су объектлары, факел җайланмалары, нефть белән пычранган участоклар, калдыкларны утильләштерү полигоннары торышын мониторинглау мөмкинлекләре хакында барды.

Рөстәм Миңнеханов галәм аша фотосурәтләр алу эшен перспективалы дип атады һәм әлеге мәсьәләне өйрәнү турында йөкләмә бирде. "Төзелеш материаллары" фәнни-җитештерү оешмасы" ҖЧҖ (Казан) директоры Рөстәм Мөхәммәтрәхимов бина һәм корылмаларны бизәү өчен импортны алмаштыручы цемент-сүсле һәм гипсоцемент-сүсле плитәләр эшләү турында бәян итте. Сүз җирле чималдан эшләнгән биопозитив, чыдам һәм арзанлы плитәләр турында барды. Тәҗрибә юлы белән аларның оптималь составы алынган. Проект әлегә НИОКР тәмамлану дәрәҗәсендә.  

Фотосурәт  prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.