Чаллыда җитештерү мәйданнары арта

Беренче этапта Чаллы халкы өчен 500 эш урыны булыр дип көтелә

 (Казан, 29 июнь, “Татар-информ”). Төркиядәге партнерлар Чаллыда мебель һәм аяк киемнәре җитештерергә ниятлиләр. Кытайлылар инде проектларын гамәлгә дә кертәләр.

2016 елда Чаллыда “Haier” компаниясе көнкүреш техникасы җитештерә башлый. Бу максатка Кытай эшмәкәрләре 50 миллион доллар инвестиция җәлеп итә. Беренче этапта Чаллы халкы өчен 500 эш урыны булыр дип көтелә.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе һәр атнаның шимбәсендә сәүдә-сәнәгать палатасында үзебезнең эшмәкәрләр белән дә очрашулар үткәрә: аларның проектлары белән таныша, фикерләрен тыңлый. Үзара хезмәттәшлекнең нәтиҗәсе дә бар: күптән түгел Чаллыда туңдырма җитештерә башладылар. 80 эш урыны булды. Мәктәп формалары тегә торган “Броско” фирмасының тәкъдимнәре дә карала, дип хәбәр итә “Шәһри Чаллы” газетасы.