Татарстан иске машиналарны утильләштерү программасының икенче этабына керә

8 марттан 24 июньгә хәтле Татарстанда дилер үзәкләре тарафыннан иске автомобильләрне утильләштерү турында 7579 шаһәдәтнамә бирелгән, 5098 автомобиль сатылган
(Казан, 29 июнь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстанда Иске автомобильләрне утильләштерү программасы үтәлешенең I этабы нәтиҗәләренә багышланган брифинг үтте. Республикада программаны тормышка ашыру нәтиҗәләрен ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлнара Әхмәдиева игълан итте.
Искә төшереп үтәбез, әлеге программа быелның 8 мартында старт алган иде. Беренче этап нәтиҗәләре шуны күрсәтә: халыкта программа белән кызыксыну арта. 8 ай эчендә илебездә җитештерелгән 200 мең автомобильне сатуга исәпләнгән программа 4 ай эчендә үтәлде дип әйтергә була. 20 июньгә булган мәгълүматка караганда, Россиядә утильләштерү турында 200 мең шаһәдәтнамә бирелгән. Татарстанда әлеге программада 40 рәсми дилерның 28-е катнаша. Chevrolet, Kia, Toyota, Nissan кебек дилерлар программада катнашмаган.
Гөлнара Әхмәдиева хәбәр иткәнчә, 8 марттан 24 июньгә хәтле Татарстанда дилер үзәкләре тарафыннан утильләштерү турында 7579 шаһәдәтнамә бирелгән, 5098 автомобиль сатылган (шуларның 87 проценты - "Лада" автомобильләре). ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, республика Хөкүмәте “АВТОВАЗ” ААҖте дилерлык челтәрен киңәйтү (хәзер 4тән 6га кадәр артты), өстәмә LADA автомобильләрен китертү (июнь аенда 1,5 меңнән 3 меңгә кадәр китертү планлаштырыла), “Түбән Кама шинасы” ачык акционерлык җәмгыятендә җитештерелгән шиналар белән “АВТОВАЗ” җәмгыятен күбрәк тәэмин итү һәм башка мәсьәләләрне хәл итте.
Татарстандагы “Соллерс” ААҖтендә җитештерелгән автомобильләрне күпләп сату максатыннан, ТР Хөкүмәте автомобильләргә ташлама ясауны күздә тоткан карар чыгара. Җиңел машиналарга – 40 мең, коммерцияле машиналарга 100 мең сум күләмдә ташлама ясала. 24 июньгә булган мәгълүматка караганда, республикада 309 Fiat автомобиле сатыла.
Гомумән алганда, Программаны тормышка ашыра башлаган көннән Идел буе федераль округында "КАН АВТОВАЗ" автомобильләрен сату күләме 45 процентка арткан. Икенче этап барышында да 200 мең автомобильне сату күздә тотыла. Аның өчен федераль үзәктән 10 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк. Татарстан программаның икенче этабын үтәүгә әзер, дип белдерде Гөлнара Әхмәдиева.