“KAZANSUMMIT-2010” кысаларында ислам икътисады һәм финанслары буенча конференция бара

Көн тәртибенә дистәдән артык мәсьәлә чыгарылган һәм алар 3 сессиягә бүлеп карала
(Казан, 29 июнь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). 26 июньдә Татарстан башкаласында башланган “KAZANSUMMIT-2010” - II Халыкара ислам бизнесы һәм финанслары саммиты эшенең соңгы көнендә бүген “Мираж” кунакханәсендә ислам икътисады һәм финанслары буенча конференция уздырыла.

Иртәдән кичкә кадәр бара торган конференциянең көн тәртибенә дистәдән артык мәсьәлә чыгарылган һәм алар 3 сессиягә бүлеп карала.

“Глобаль финанс архитектурасында ислам финанс системасы” дип аталганы ислам финансы базарында яңа катнашучылар өчен коммерцияле һәм операцион мәсьәләләр, ислам финанслары һәм мөмкинлекләрен, ислам финансларын шәригатьчә хәл итү мәсьәләләрен, “Ислам финанс индустриясенең хәлиткеч аспектлары” темасы ислам финанслары өчен халыкара хәл итү-җайлау системасы: финанс хезмәтләр буенча Ислам советының ролен яктыртуга йөз тота. Соңгысында тагын сертификат, облигация кебек исламда кыйммәтле кәгазьләр белән эш итә торган сукукны өлешеннән финанслауны җәелдерү инструменты буларак карау ниятләнә һәм ислам иминиятләштерү системасы такафул-индустрия буенча чит ил банклары вәкилләре, галимнәре фикерләре белән уртаклаша.

“Тармакның хәзерге хәле һәм аның Россиядә таралыш перспективалары” дигәнендә ислам финанслары моделе һәм шәригатьчә җайга салу, БДБ илләренең бәйсезлеген икътисади үсеш залогы буларак икътисад белән идарә итүнең исламча моделе, ислам финанс системасында Россия интегралын табу һ.б. шәрехләнә. Болардан тыш, “Ислам финанслары: үсешнең гомуми стратегиясе һәм яңа киңлек-базарларга керешеп китүе” темасына дискуссия дә оештырыла. Анысында ислам финансларының үсеш юнәлеше сайлана, яңа базарга керешеп киткәндә гамәлдәге дөнья тәҗрибәсенә таяныргамы, әллә бөтенләй башкача хәл итәргәме – шушы мәсьәләләрдә уртак фикер табарга тырышла.