II Халыкара ислам бизнесы һәм финанслары саммитының бүген соңгы көне

Эш көне азагында кысалы килешүләр, меморандумнар имзалау ниятләнә
(Казан, 29 июнь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Татарстан башкаласы Казанда уза торган “KAZANSUMMIT-2010” - II Халыкара ислам бизнесы һәм финанслары саммиты эшенең бүген соңгы көне.

Иртәдән үк “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында Ислам илләре һәм Татарстан икътисадчылары, финанс һәм хокук өлкәләрендәге белгечләр катнашында инвестицион форум бара.


Аерым алганда, инвестицион форумда (кичә стратегик форум узган иде) дәүләтнең чит ил инвестицияләренә карашы мәсьәләләре карала. Чит ил инвестицияләре өлкәсендә закон тәртипләре, илдә инвестицияләр җәлеп итәрлек мохит булдыру буенча гамәлдәге программалар, Россия Федерациясенә чит илләрнең туры инвестицияләрен арттыру буенча инициативасы хакында фикер алышына. Шулай ук Татарстан Республикасы белән Ульяновск өлкәсе бизнес-проектлар аша тәкъдим итү чарасы да булып, ике яклы ислам инвестицияләре кертү мөмкинлекләре карала. Соңгысы буенча Корея Республикасының “Колон Групп” компаниясенең беренче вице-президенты Санг Хо Шин, Бөекбританиянең Европа финанс йорты баш финанс директоры Азхар Али Хан, Бахрейнның “Trident Financail Consulting W.L.L” идарәчесе Тарик Али аңлатма бирә.

Алга таба ислам инвестицияләрен җәлеп итү мәсьәләсе тикшерелә, мәсәлән, РФдагы гамәлдә булган законнар кысаларында ислам инвестицияләре һәм шуларга салым салу, килешүләр, РФ законнарына каршы килми торган ислам даирәсендә кабул ителгән финанслау принцибы буенча финанс операцияләр схемасы турында фикер-тәкъдимнәр тыңлана. Алары белән Гонконгның “Nibur Trade Financing Ltd“ компаниясе директоры Ян Стадалнинкас, Люксембургның “Allen &Overy” партнеры Николя Фермо һ.б. таныштыра.

Эш көне азагында исә кысалы килешүләр, меморандумнар имзалау ниятләнә.