Энергияне нәтиҗәле куллануны күтәрү сәясәтен гамәлгә ашыру карала

ТКХны шушы 261 нче Федераль законга ярашлы итеп һәм энергияне нәтиҗәле файдалану буенча дәүләт программасы кысаларында тәртипкә китерүдә ярдәм мәсьәләләр
(Казан, 29 июнь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген “Гранд-отель Казань” кунакханәсендә “Россиянең энергия буенча нәтиҗәле шәһәре” дип аталган халыкара конференциядә узган елның ноябрендә РФ Президенты Дмитрий Медведев тарафыннан имзаланган энергияне саклау һәм нәтиҗәле куллану турындагы 261 нче Федераль законның һәм аның шәһәрләр өчен аерым актларының әһәмияте турында сүз булды. Аеруча, торак-коммуналь хуҗалыкны шушы законга ярашлы итеп һәм энергияне нәтиҗәле файдалану буенча дәүләт программасы кысаларында тәртипкә китерүдә Россия энергетика агентлыгы ягыннан ярдәм итү мәсьәләләре күтәрелде.

Муниципаль дәрәҗәдә энергияне нәтиҗәле куллануны арттыру буенча чараларны планлаштыру турында сүз барганда, белешмәләр җыю, аларны эшкәртү һәм шушы өлкәдә киртәләр, энергия нәтиҗәлелегенең база күрсәткечләрен билгеләү-аныклау, энергоаудитлар уздыру һ.б. темалар буенча фикер алышулар булды.

РФ Региональ үсеш министрлыгы һәм Бөтендөнья банкы тарафыннан ТР Хөкүмәте ярдәме белән оештырылган “Россиянең энергия буенча нәтиҗәле шәһәре” конференциясендә җәмәгать биналарында энергияне нәтиҗәле куллануны күтәрү сәясәтен гамәлгә ашыру турында сүз барышында эштә киртәләр һәм хәл ителмәгән мәсьәләләр, дәүләт тарафыннан энергосервис хезмәтләрен сатып алу, перфоманс-контрактлар төзү һ.б. калку итеп чыгарылды.

Иртәгә дә, шулай ук, капиталь ремонт таләпләре һәм финанслау, ТКХны реформалауга ярдәм фонды төгәлләнгәннән соң күп катлы торак йортларның хәле һәм чишелмәгән мәсьәләләр “Торак биналарда энергиянең нәтиҗәлелеген күтәрү сәясәтен тормышка ашыру” гомуми темасына берләштереп каралачак. Шулай ук, энергияне нәтиҗәле итүдә финанслауның инновацион механизмнары буенча фикер алышканда банклар роле аерып чыгарылачак һәм 261 нче Федераль законны гамәлгә ашырганда федераль һәм региональ дәрәҗәләрдә муниципаль инициативаларга ярдәм күрсәтү буенча тәкъдимнәр тупланачак.

Татарстан башкаласы Казанда уза торган “Россиянең энергия буенча нәтиҗәле шәһәре” конференциясендә Россиянең федераль хакимият органнары, Россия энергетика агентлыгы, энергияне нәтиҗәле куллану мәсьәләләре буенча халыкара экспертлар, Идел буе федераль округындагы 50ләп шәһәреннән шушы өлкәдә вәкаләте булган вәкилләр катнаша.