Алексей Кудрин: пенсия яшен арттыру пенсияне 30 процентка үстерәчәк

Стратегик эшләнмәләр үзәге башлыгы сүзләренчә, күп кенә өлкәннәр моның белән ризалашыр иде.
(Казан, 29 май, “Татар-информ”). Пенсия яшен арттыру пенсияне якынча өчтән бер тапкырга үстерү мөмкинлеген бирәчәк,  дип белдергән Стратегик эшләнмәләр үзәге башлыгы, Россия Финанс министрлыгының экс-башлыгы Алексей Кудрин. Бу хакта “Известия” хәбәр итә.Аның сүзләренчә, Стратегик эшләнмәләр үзәге тарафыннан Россия икътисадын үстерү стратегиясе нигезендә “без алты ел дәвамында пенсиянең бүгенге көнгә караганда 30 процентка, ягъни өчтән бер тапкырга артуын теләр идек”.Кудрин әлеге ресурсларны булдыру өчен, “реформалар, шул исәптән пенсия яшен арттыру да кирәк”, дип белдергән. Бу хакта “Лента.Ру” хәбәр итә.“2–3 ел артык эшләп, аннан югарырак пенсия алу әйбәтрәк”, – дип билгеләп үткән Стратегик эшләнмәләр үзәге башлыгы. Кудрин сүзләренчә, күп кенә өлкәннәр моның белән ризалашыр иде.