Татарстан 2008 елның 1 июленнән хезмәткә түләүнең тармак системасына өлешчә генә күчәчәк

Хезмәткә түләүнең яңа системасына бары тик әзерлекләре яхшы булган районнар гына күчәчәк, диде ТР финанс министры
(Чаллы, 29 май, “Татар-информ”, Денис Тихонов). 2008 елның 1 июленнән Татарстанның кайбер шәһәрләре һәм районнарында хезмәткә түләүнең тармак системасы гамәлгә кертеләчәк. Бу хакта бүген ТР финанс министры Радик Гайзатуллин Чаллы хакимияте бинасында Татарстанның белем бирү учреждениеләрендә норматив финанслауны гамәлгә кертү проблемаларына багышлап үткәрелгән куст киңәшмәсендә хәбәр итте.
Радик Гайзатуллин сүзләренә караганда, хезмәткә түләүнең тармак системасына күчкәндә база һәм стимуллаштыру өлешләрен тәгаенләү күздә тотыла. “База өлеше билгеле бер эш күләме өчен түләнәчәк, - дип ачыклык кертте ул. – Кеше никадәр яхшырак һәм күбрәк эшләсә, аның керемнәрендә стимуллаштыру өлеше шулкадәр югарырак булачак. Мондый система хезмәтнең сыйфатын арттырырга һәм кешеләрне тигез булмаган шартларга куючы төрле өстәмә түләүләрне юкка чыгарырга ярдәм итәчәк”.
ТР финанс министры ассызыклаганча, 1 июльдән хезмәткә түләүнең тармак системасына әзерлекләре яхшы булган районнар гына күчәчәк. Татарстан яңа системага тулысынча 2009 елның 1 гыйнварыннан күчәр дип көтелә.