Бүген “Алабуга” махсус икътисади зонасында чит ил бизнесменнары булды

“Алабуга” махсус икътисади зонасында автокомпонентлар җитештерү мәйданчыгы төзү өчен 2010 елга 150 миллион евродан да ким булмаган инвестицияләр кирәк
(Алабуга, 29 май, “Татар-информ”). “Алабуга” махсус икътисади зонасында автокомпонентлар җитештерү мәйданчыгы төзү өчен 2010 елга 150 миллион евродан да ким булмаган инвестицияләр кирәк. Бу хакта бүген ТР икътисад министры Марат Сафиуллин Алманиянең автомобильләр өчен комплект өлешләре җитештерүче компания вәкилләре белән очрашу тәмамлангач хәбәр итте.
Алмания фирмалары вәкилләре Россия төбәкләренә сәфәр кылуының максаты - автокомпонентлар производствосын оештыру өчен мәйданчык эзләү. Перспективалы мәйданчыкларның берсе булып “Алабуга” МИЗ тора. Бүген биредә чит ил бизнесменнары булды.
МИЗ административ корпусының конференцияләр залында кунакларга Татарстанның автомобильләр һәм автокомпонентлар өлкәсендәге потенциалы тәкъдир ителде. Тәкъдир итүдә “Алабуга” МИЗ, “КАМАЗ” ААҖ, “Түбән Кама Шина” ААҖ, “Түбән Кама Нефтехим” ААҖ һәм җирле автокомпонентлар җитештерүчеләрнең берсе – Түбән Каманың “Хитон-Пласт” заводы белән таныштырдылар.
Тәкъдир итү азагында кунаклар Марат Сафиуллин һәм Татарстан компанияләре вәкилләренә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде. Аерым алганда, аларны төбәктәге квалификацияле кадрлар булу-булмау проблемасы кызыксындырды. ТР икътисад министры хәбәр иткәнчә, тиешле профиль белгечләрен җирле институтлар әзерли, өстәвенә, чит ил югары уку йортлары да хезмәттәшлеккә җәлеп ителә. Әйтик, 2 көн элек Алабугада “Соллерс” инженер академиясен төзү ниятләре хакында беркетмәгән кул куелган, аңа Туринның политехник институты ярдәм итәчәк. “Без МИЗ резидентларның хезмәткәрләргә булган теләсә нинди таләпләрен үтәргә әзер”, - дип белдерде Марат Сафиуллин.
Министр шулай ук автокомпонентлар җитештерүчеләр өчен махсус икътисади зонага керү взносын киметергә ниятләү хакында да хәбәр итте. Әгәр дә хәзерге вакытта МИЗ резиденты булу өчен 10 миллион евро таләп ителсә, автокомпонентлар җитештерүчеләр өчен әлеге взнос 2-3 миллион еврога кадәр кимергә мөмкин.
Марат Сафиуллин журналистлар белән булган әңгәмәсендә аңлатып узганча, МИЗга керү взносын киметүнең төгәл механизмы әлегә билгеләнмәгән, әмма атна азагына кадәр республика тиешле тәкъдимнәрне эшләр һәм федераль хакимият органнары каравына бирер дип ниятләнә.
ТР икътисад министры сүзләренә караганда, бу чит ил компанияләренә МИЗ резидентлары булырга ярдәм итәчәк. “Без “Алабуга” махсус икътисади зонасында автокомпонентлар җитештерүчеләр 15тән дә ким булмаска тиеш дип саныйбыз”, - диде ул.
Автокомпонентлар җитештерүчеләр өчен аерым корпус төзү ниятләнә. Гомуми мәйданы 100 мең квадрат метр булган җитештерү бинасы федераль һәм республика бюджетлары хисабына төзелергә тиеш. Моның өчен барлыгы 200 миллион сум акча таләп ителә. Алга таба әлеге мәйданнар махсус икътисади зона резидентларына арендага биреләчәк. Министр сүзләренә караганда, бу “Алабуга” МИЗның җәлеп итүчәнлеген дә арттырырга булышачак.
“Алабуга”да автокомпоненлар җитештерү буенча мәйданчык оештыру өчен 2010 елга инвестицияләр 150-300 миллион евро күләмендә тәшкил итәргә тиеш. Марат Сафиуллин сүзләренә караганда, әлеге мәгълүматны МИЗның беренче резиденты “Севесталь-авто” заказы буенча белгечләр үткәргән тикшеренү нәтиҗәләре биргән. Махсус икътисади зонада җитештереләчәк автокомпонентларның 50 проценты нәкъ менә “Северсталь-авто” ААҖдә файдаланылачак.