Миңнеханов Мишустинның Таҗикстан һәм Үзбәкстан премьерлары белән очрашуында катнашты

Россия Премьер-министры башта – Таҗикстан, аннары Үзбәкстан Хөкүмәте башлыгы белән очрашты.

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинның Таҗикстан Республикасы һәм Үзбәкстан Республикасы Премьер-министрлары — Кохир Рәсүлзода һәм Абдулла Арипов белән киңәйтелгән очрашуларында катнашты.

ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, Россия Премьер-министры башта – Таҗикстан, аннары Үзбәкстан Хөкүмәте башлыгы белән очрашты.

Михаил Мишустин Евразия Хөкүмәтара советы чараларында (ул 29-30 апрельдә уза) катнашу өчен Казанга кичә килде. Бүген Кохир Рәсүлзода белән Абдулла Арипов та Татарстан башкаласына шул ук максат белән аяк басты.

Алардан тыш, Казанга Евразия икътисади берлеге Хөкүмәтара оешмасы утырышында катнашу өчен Беларусь, Казахстан һәм Кыргызстан Премьер-министрлары - Роман Головченко, Әскәр Мамин һәм Улукбек Марипов, шулай ук Әрмәнстан Хөкүмәте башлыгы вазифаларын башкаручы Никол Пашинян да килде.