Миңнеханов Кыргызстан Премьер-министры белән хезмәттәшлекне киңәйтү хакында сөйләште

2020 ел нәтиҗәләре буенча Кыргызстан белән Татарстан арасындагы товар әйләнеше, 2019 ел белән чагыштырганда 33,4 процентка кимеп, 41,1 миллион доллар тәшкил итте.

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Премьер-министры Улукбек Марипов белән хезмәттәшлекне киңәйтү юллары хакында фикер алышты.

ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, Улукбек Марипов Татарстанга Евразия Хөкүмәтара советында катнашу өчен килде.

2020 ел нәтиҗәләре буенча Кыргызстан белән Татарстан арасындагы товар әйләнеше, 2019 ел белән чагыштырганда 33,4 процентка кимеп, 41,1 миллион доллар тәшкил итте. Товар әйләнешендә Татарстан товарлары экспорты (38,8 миллион доллар) сизелерлек өлешне алып тора.

Очрашу вакытында Рөстәм Миңнеханов Татарстанның инвесторлар белән эшләү мәсьәләсендә зур юл үтүенә игътибар юнәлтте һәм әлеге тәҗрибәне үзләштерергә тәкъдим итте. Шул ук вакытта, Үзәк Азия дәүләтенең тәҗрибәсе дә республика өчен кызыклы. «Безнең берничә делегация Кыргызстан Республикасында булды инде. Ислам банкингы буенча сез иң алдынгы илләрнең берсе», - дип искәртте ТР Президенты.

«Без үзара мөнәсәбәтләрне тигез урында башламыйбыз. Безнең халыклар арасында элемтәләр элек-электән булган. Киләсе елда Идел буе Болгар дәүләтенең ислам динен рәсми рәвештә кабул итүенә 1100 ел тула, сезнең делегацияне әлеге мөһим чарада катнашырга чакырабыз», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Улукбек Марипов үзенең җавап сүзендә билгеләп үткәнчә, сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне киңәйтү өчен зур мөмкинлекләр бар. «Сез Россиядә беренчеләрдән булып цифрлаштыру өлкәсендә эшли башладыгыз», - дип искәртте Кыргызстан Премьер-министры.