Казанга Таҗикстан Премьер-министры килде

Евразия икътисади берлегенең икътисади интеграциясе халыкара оешмасы Хөкүмәтара советы Татарстан башкаласында 29-30 апрельдә узачак.

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). Казанга Евразия Хөкүмәтара советында катнашу өчен Таҗикстан Премьер-министры Кохир Рәсүлзода килде.

ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, аны Казан халыкара аэропортында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.

Евразия икътисади берлегенең икътисади интеграциясе халыкара оешмасы Хөкүмәтара советы Татарстан башкаласында 29-30 апрельдә узачак. Анда катнашу өчен Казанга Россия Хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин, шулай ук Беларусь, Казахстан һәм Кыргызстан Премьер-министрлары - Роман Головченко, Әскәр Мамин һәм Улукбек Марипов килде инде.