Свердлау өлкәсе бюджетыннан 9,6 миллиард акча торак-коммуналь хуҗалыкка һәм төзекләндерүгә юнәлтеләчәк

Бу - бюджет чыгымнарының зур өлеше

(Екатеринбург, 29 апрель, “Татар-информ”, Лима Шәкүрова). Шулай итеп, муниципалитетларны төзекләндерү чараларына бюджеттан 2,7 миллиард сум акча бүленәчәк, шул исәптән урындагы бюджетлардан - 1,6 миллиард сум, өлкәдән – 400 миллион сум, федераль бюджеттан – 700 миллион сум. Финанслар ишек алды территорияләрен һәм аларга илтүче юлларны төзекләндерүгә, яшелләндерүгә, ут белән яктыртылуга һәм Екатеринбург, өлкә шәһәрләренең зиратларын тотуга каралган.
2011 ел өлкә бюджеты чыгымнарында шулай ук башка чараларны яклау да күзаллана – “2011 елда Свердлау өлкәсендә иң төзек муниципаль берәмлек” конкурсында җиңүчеләргә премияләр тапшыру. Бу максатларга 15 миллион сум акча каралган.
2011 елда муниципаль берләшмәләрнең бюджет чыгымнары 4,2 миллиард сум тәшкил итә. Акчалар шул исәптән муниципаль торак фонды милеген капиталь ремонтлауга, социаль найм килешүләре буенча аз керемле гражданнарны торак белән тәэмин итүгә, коммуналь хуҗалыкларның муниципаль объектларын яңарту һәм төзекләндерүгә дә каралган.
Өлкә максатлы программаларыннан тагын да 1,2 миллиард сум муниципаль берләшмәләргә ярдәм итүгә китәчәк. Муниципалитетларга өлкә бюджеты финанслары аз катлы тораклар төзелешен субсидияләүгә, коммуналь инфраструктура объектларын үстерү, яңарту, төзүгә, ярым җимерек торакларда яшәүче гражданнарны башка торакларга күчерүгә биреләчәк.
Свердлау өлкәсе бюджеты ел урталарында дәүләт корпорациясе – РФ торак-коммуналь хуҗалыгын үзгәртүгә ярдәм итү фондыннан өстәмә акча алуыны өмет итә. Ул 1,2 миллиард сум күләмендә булыр, дип көтелә. Бу сумманы алу өчен өлкә тагы да 300 миллион сумны күп фатирлы йортларга капиталь ремонт үткәрү, авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне күчереп утыртуга бүлергә тиеш, дип белдерде Свердлау өлкәсе губернаторы мәгълүмат сәясәте департаменты.