М.Сафиуллин Франциядә VIII икътисад форумы эшендә катнаша

Мондый форумнар Бөтендөнья банкы тарафыннан Ауропа һәм Үзәк Азия илләренә белемнең роле арта бару шартларында икътисади системаларга күчештә ярдәм буларак оештырыла
(Казан, 29 апрель, “Татар-информ”). Франциянең Фонтебло шәһәрендә бүген VIII икътисад форумы эшли башлады. “Инновация системаларын реструктурлаштыру” темасына багышланган әлеге форумда ТР икътисад министры Марат Сафиуллин да катнаша, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

1 майга кадәр дәвам итәчәк җыенда Ауропа һәм Үзәк Азия төбәкләре вәкилләре катнаша. Алар – финанс, икътисад, сәнәгать һәм сәүдә, фән һәм технологияләр, тикшеренүләр һәм мәгариф министрлыклары вәкилләре, фәнни-тикшеренү институтлары, ВУЗ лар җитәкчеләре һ.б.

Форумның максаты-илләрнең инновация системаларының нәтиҗәлелеген күтәрү сәясәтен булдыру, югары уку йортларын модернизацияләү һәм инфраструктура системаларынынң сыйфатын күтәрү. Форумда катнашучылар, аерым алганда, тикшеренүләрне финанслау һәм идарәне реформалаштыру, дөнья дәрәҗәсендәге университетлар төзү хакында сөйләшергә җыена. Халыкара экспертлар тәҗрибәләре белән уртаклашачак. Икътисади җыен пленар, төркем сессияләре, “түгәрәк өстәл” утырышлары формасында уйланылган.

Мондый форумнар Бөтендөнья банкы тарафыннан Ауропа һәм Үзәк Азия илләренә белемнең роле арта бару шартларында икътисади системаларга күчештә ярдәм буларак оештырыла.