Татарстанда 620,9 мең кв.м. торак файдалануга тапшырылган

Быел 309 ятим баланы торак йорт белән тәэмин итү планлаштырылган, шул максатларга 317 млн. 136 мең сум каралган.

 (Казан, 29 март, “Татар-информ”). Татарстан Республикасында 2014 елның 28 мартына 620,9 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, бу еллык йөкләмәнең 25,9%ын тәшкил итә.

Шул хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында барган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов хәбәр итте. Киңәшмәне ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.

Фәрит Хәнифов тузган тораклардан гражданнарны күчерү программасының гамәлгә ашырылуы турында сөйләде. 2017 елның 1 сентябренә авария хәлендәге торак фондлар бетерелергә тиешлеге әйтелде.

Социаль ипотека программасына килгәндә, 28 мартка 970 фатирлы 23 йорт файдалануга тапшырылган.

2014 елда аренда торагы төзелеше программасы кысаларында ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды 11 торак йорт төзиячәк, шул исәптән 64 фатирлы торак йорт “Алабуга” махсус икътисади зона хезмәткәрләре өчен.

2014 елда 309 ятим баланы торак йорт белән тәэмин итү планлаштырылган. Бу максатларга 317 млн. 136 мең сум каралган.

Быел торак алу исемлегенә күп балалы (биш һәм аннан да күбрәк балалары булган) 43 гаилә кертелгән. 2014 елның 15 мартына 86 млн. 312 мең сумга 27 сертификат рәсмиләштерелгән.

19 муниципаль берәмлектә полиция хезмәткәрләре өчен 40 административ-торак комплекс төзелеше планлаштырылган, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.