Алексей Казаков: “2006 елда алкоголь продукциясе базары яңа кагыйдәләр буенча яшәячәк”

Алексей Казаков: “2006 елда алкоголь продукциясе базары яңа кагыйдәләр буенча яшәячәк”

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ» Игорь Черепанов). 2006 елда алкоголь продукциясе базары яңа кагыйдәләр буенча яшәячәк. Бу хакта бүген Казанда ТР алкоголь продукциясе, этил спирты җитештерү, әйләнеше һәм сыйфатын контрольдә тоту һәм кулланучылар хокукын яклау буенча Дәүләт инспекциясе башлыгы Алексей Казаков хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, яңалык федераль закондагы җитди үзгәрешләр һәм ТР Министрлар Кабинеты законы нигезендә кертелгән. Аерым алганда, инспекция җитәкчесе яңалыклар бу секторда эшләүче шәхси эшкуарларга кагылачак, хәзер алкоголь продукциясе базарында аларның өлеше 46 процент тәшкил итә, диде. Аларга 1 гыйнвардан үз профильләрен үзгәртергә яки юридик зат булырга кирәк. А.Казаков шәрехләгәнчә, җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятькә үзгәртелү аларның күбесе өчен салым түләгәндә ташламаларны югалтуын, алкоголь әйләнешен ныклы исәпкә алу һәм административ хокук бозулар өчен штраф санкцияләре артуны аңлата.

Моның белән бергә шәхси эшкуарларга элек бирелгән лицензияләрнең вакытында алда гамәлдән чыгуы өчен куркырга кирәкми. Алар 2006 елның 1 июленә кадәр уйлый ала. Бу шулай ук юридик затларга да кагыла, алар билгеләнгән вакытка эшчәнлекләрен законга туры килә торган итеп күчерергә тиеш. Дәүләт алкоголь инспекциясе башлыгы билгеләп үткәнчә, беренче чиратта билгеләнгән чик – 10 миллион сумга кагыла, спирт заводлары өчен – 50 миллион сум. Базарда эшләүләрен дәвам итәргә теләүче ваклап сатучыларга бу күләм сәүдә ноктасының кайда урнашканына карап куела. Мисал өчен, Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәттә алкоголь сау өчен сату итүчеләрнең 300 мең сум устав капиталы булырга тиеш, ә башка шәһәрләрдә – өч тапкыр кимрәк һәм авылларда – 30 мең сум тирәсе. Лицензия жыеннарында да шул ук юл кулланыла. Биш ел дәвамында базарда тулы хокуклы сатучы булу өчен чагыштырмача, 60 мең, 30 мең һәм 10 мең сум алыначак. Дәүләт алкоголь инспекциясе башлыгы яңалыкның уңай ягы буларак закон чыгаручыларның һәр сәүдә объектын лицензияләүдән баш тартуларын атады. Хәзер юридик затка аның сәүдә челтәре никадәр булмауга карамастан бер рөхсәт документы җитә.