news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә «ярлылык чиге» күрсәткечен билгеләү тәртибе расланды

«Ярлылык чиге»нең башлангыч күрсәткече 2020 елның 4 кварталында гамәлдә булган яшәү минимумы дәрәҗәсендә билгеләнә.

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте ил һәм төбәкләр буенча «ярлылык чикләрен» билгеләү тәртибен раслады.

Бу хакта Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән «РИА Новости» хәбәр итә.

«Хәзер „ярлылык дәрәҗәсе“ күрсәткечен исәпләгәндә яшәү минимумы урынына яңа күрсәткеч — „ярлылык чиге“ кулланылачак», — дип аңлаталар министрлыкта.

«Ярлылык чиге»нең башлангыч күрсәткече 2020 елның 4 кварталында гамәлдә булган яшәү минимумы дәрәҗәсендә билгеләнәчәк, ә аннары ул инфляциягә бәйле рәвештә үзгәрә. Ил буенча һәр квартал саен, төбәкләрдә ел саен яңадан санала.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100