news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Новиков: Татарстанда алданган өлешчеләрнең 15 проценты — берничә фатирлы инвесторлар

Татарстанның алданган өлешчеләргә ярдәм фонды өлешчеләргә түләү кагыйдәләре социаль яктан гадел булуы яклы.

Новиков: Татарстанда алданган өлешчеләрнең 15 проценты — берничә фатирлы инвесторлар

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Татарстанда алданган өлешчеләрнең 10-15 проценты — фатирлар сатып алган эшмәкәрләр һәм алар бюджет акчалары хисабына акча эшли. Бу хакта Татарстанның алданган өлешчеләргә ярдәм фонды директоры Иван Новиков Андрей Кузьмин белән «Галстуксыз интервью» тапшыруында әйтте.

«Әгәр йортны төзеп бетерәбез икән, закон буенча без фатирны өлешләп түләүчеләргә дә, юридик затларга да, 50 фатиры булган инвесторга да бирергә тиеш, алар безнең өчен тигез. Социаль гаделлек һәм бюджет акчаларын тоту ягыннан бу бик үк дөрес түгел», — диде спикер.

Ул мондый инвесторлар саны 10-15 процент тәшкил итүен әйтте. Алар ике һәм аннан да күбрәк фатиры булган кешеләр.

Татарстанның эшмәкәрләргә ярдәм фонды социаль гаделлек булдыру мәсьәләсен федераль дәрәҗәдә күтәрде.

«Бюджет акчалары фатирны үзләре өчен түгел, ә киләчәктә куллану өчен сатып алган кешеләрнең эшмәкәрлек рискларын иминиятләштерергә тиеш түгел», — диде Новиков.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100