Фәрит Мөхәммәтшин: “Татарстан ышанычлы эшлекле партнер буларак халыкара танылу алды”

ТР Дәүләт Советы Рәисе “Евразия икътисади интеграциясе: уңышлар һәм проблемалар” халыкара форумында чыгыш ясады

  (Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлев). Россия төбәкләре чәчәк атучы дәүләт төзү белән кызыксына, аның нигезе дотацияләр һәм субвенцияләр дә түгел, ә икътисади үсеш алган субъектларның чит ил партнерлары белән көндәшлек итә ала торган эшлекле мөнәсәбәтләре, шул исәптә Евразия бергәлеге киңлегендә. Тышкы базарда көндәшлек итү өчен төбәкләрнең дә, Россиянең дә башка хәрәкәт векторы юк. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин “Евразия икътисади интеграциясе: уңышлар һәм проблемалар” халыкара форумы ачылышында белдерде.
Россия, Беларусь һәм Казакъстан Евразия икътисади берлеге проектының уникальлеге хакында Фәрит Мөхәммәтшин: “Евразия интеграция процесслары аша безнең илләр инвестицион тотрыклылыкны ныгытып һәм финанс ресурсларны интеграцияләүдә үз мөмкинлекләрен мобилизацияләп көчле булырга тиеш”, дип билгеләп үтте.
ТР Дәүләт Советы Рәисе РФ ның икътисади үсеш алган субъектларының берсе буларак, Татарстан өчен интеграцион процессларының мөһимлеге хакында: “Республикага заманча һәм инновацион үсеш алучы төбәк имиджы бирелде, дип белдерде. Татарстан ышанычлы эшлекле партнер буларак халыкара танылу алды. Бүген республиканың барлык тармаклары да диярлек тышкы базар белән ниндидер элемтәгә ия. “Безнең халыкара һәм тышкы икътисади эшчәнлек халыкара һәм Россия хокукый нормаларына, Россия Федерациясенең тышкы сәясәт принципларына туры китерелеп гамәлгә ашырыла”, - дип ассызыклады Ф.Мөхәммәтшин.
Форумда катнашучыларга халыкара һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча актуаль мәсьәләләр турында фикер алышу, киләчәк үсеш өчен максатлар билгеләү, эксперт фикерләре белән уртаклашу, бергәләп нәтиҗәле карарлар кабул итү мөмкин булачак, дип белдерде Татарстан парламенты җитәкчесе.