Казан шәһәр Думасы депутатлары тарифларны арттыру турындагы карар проектын хуплады

ТР Президентының 2022 елда су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу хезмәте тарифларын үзгәртү турындагы карары нигезендә, хезмәтләргә бәя берьюлы артмый.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Казан шәһәр Думасы депутатлары ТР Президентының 2022 елда су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу хезмәте тарифларын үзгәртү турындагы карар проектын хуплады.

Сессиядә хәзерге вакытта Казанның «Водоканал» оешмасының тарифлары миллионлы шәһәрләр арасында иң түбән булуы турында әйтелде. Моннан тыш, әлеге акчалар су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу челтәрләрен ремонтлауга һәм аварияләрсез карап тотуга җитми.

Хәлне үзгәртү өчен тарифларны берьюлы түгел, ә 2022-2024 еллар дәвамында арттырырга тәкъдим иттеләр. Шулай итеп, киләсе ел уртасыннан су белән тәэмин итүгә һәм ташландык суларны агызуга тарифлар бер кубометр өчен 2,5 сумга һәм 8 сумга кыйммәтләнә. Ә 2023 елда — 2,8 сумга һәм 6 сумга, 2024 елда — 2 сумга һәм 5,6 сумга артачак.

Тарифларны арттырудан кергән акчалар «Водоканал»ның тузган челтәрләрен реконструкцияләүгә тотылачак.

Яңа тарифлар предприятие тәкъдим иткән инвестицион программага туры килә, аны 2028 елга кадәр тормышка ашырырга ниятлиләр. Программа белән депутатларны «Водоканал» МУП генераль директоры Андрей Егоров таныштырды.