Россиядә сыра җитештерү тугыз ай эчендә 8,5 процентка кимегән

Җитештерү узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 526,85 миллион декалитрга азрак.

(Казан, 28 октябрь, "Татар-информ). Кулланучылар хокукларын яклау берлеге мәгълүматлары буенча, 2017 елның тугыз аенда Россиядә сыра җитештерү 8,5 процентка кимегән. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 526,85 миллион декалитрга азрак. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.

Легаль рәвештә сыра җитештерү кимү халыкның сатып алу сәләте кимү, җәйнең салкын килүе һәм продукциянең соры секторга китүе белән аңлатыла, дип җиткерәләр берлектә.

Шул ук вакытта Россиядә сыра эчемлеге җитештерү гыйнвар-сентябрь айларында 37,5 процентка, ягъни 58,52 миллион декалитрга кадәр арткан.

Дәүләт федераль статистика хезмәте мәгълүматлары буенча, 2016 елда сыра һәм аның нигезендә әзерләнгән сыра эчемлекләре җитештерү 0,1 процентка, ягъни 781 миллион декалитрга кадәр арткан булган.