Рөстәм Миңнеханов: “Салым түләүчеләргә ярдәм итәргә кирәк”

Бүген ТР Министрлар Кабинетында 9 айда консолидацияләнгән бюджет үтәлешенә йомгак ясадылар

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ», Михаил Миронов). Киләсе елда республика җитәкчелегенә һәм Татарстан муниципаль берәмлекләренә ТРның салым түләүче предприятиеләрен нәтиҗәле эш белән тәэмин итәргә кирәк. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов финанс, казначейство һәм салым органнарының 2010 елның 9 айда консолидацияләнгән бюджет үтәлешенә йомгак ясау киңәшмәсендә белдерде.
РФ Салым хезмәтенең ТР буенча җитәкчесе Марат Сафиуллин белдерүенчә, узган 3 кварталда Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына 126,7 миллиард сум кергән, шул исәптә салым һәм башка керемнәр – 78,8 млрд. сум, федераль акчалар – 47,9 млрд. сум. Республика бюджетына 60,9 млрд. сум күләмендә үз табышы кергән, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 14,1 млрд. сумга артыграк.
Җирле бюджетларга 17,9 миллиард сум күләмендә үз табышлары кергән, бу 2009 елның шул чоры белән чагыштырганда 1,2 млрд. сумга күбрәк.
2010 елның 9 аенда Татарстан Республикасы консолидацияләнгән бюджетына 2,9 миллиард сум җир салымы кергән, бу якынча узган ел дәрәҗәсендә. Җирле бюджетларга физик затлар милке салымнарыннан 314,1 миллион сум күләмендә акча кергән.
ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин үз чиратында, 2010 елның 9 аенда Татарстан Республикасы консолидацияләнгән бюджеты чыгымнары 131 милиард сум тәшкил иткән. Яки еллык планның 72,6 проценты, дип белдерде. Шулай итеп, 9 айда консолидацияләнгән бюджет дефициты 40,4 млрд. сум тәшкил иткән.
Республика бюджетының касса чыгымнары 107,6 миллиард сум тәшкил иткән. Агымдагы елның 9 аенда республика бюджетыннан субсидия һәм субвенцияләрне исәпкә алып, җирле бюджетларның чыгымнары 40,4 миллиард сум тәшкил иткән.
Әлегә республика 2008 ел дәрәҗәсенә ирешә алмады, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. ТР Президенты төп салым түләүчеләргә игътибарлы булырга кирәк, дип ассызыклады.
“Салымның төп өлешен «Татнефть», «ТАИФ-НК», «Түбән Кама Нефтехим» кебек эре предприятиеләр түли. Бу предприятиеләр белән эшләргә, киләсе елга финанс-производство планнарын карарга, нәтиҗәле эшләсеннәр өчен ярдәм итәргә кирәк”, - дип ассызыклады ТР Президенты.
Республика башлыгы шулай ук төп акциз түләүчеләргә, ягъни «Татспиртпром» ААҖ һәм «Кызыл Шәрык» ААҖнә игътибарны юнәтте. Рөстәм Миңнеханов ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына предприятиеләрне чимал белән тәэмин итү мәсьәләсен карауны, ә Казан администрациясенә сыра рестораннары ачуда ярдәм итүне йөкләде. “Салым түләүчеләр нәтиҗәле эшләсен өчен ярдәм итәргә кирәк”, - дип белдерде Р.Миңнеханов. – Шундый ук эшләрне муниципаль берәмлекләр дәрәҗәсендә дә башкарырга кирәк”.
Шул ук вакытта Рөстәм Миңнеханов салым түләүчеләрнең башка төбәкләргә китү фактларына игътибарны юнәлтте. “Бизнесменнарның Татарстаннан нигә китүләрен ачыкларга кирәк. Әгәр алар биредә бизнес алып бара, ә башка җирдә учетта тора икән, безгә нигә андый бизнесменнар?”, - диде Президент һәм хокук саклау органнарына, прокуратурага һәм салым хезмәтенә ай дәвамында һәр шундый очракка җентекләп анализ бирүне йөкләде.
Гомумән алганда, Рөстәм Миңнеханов финанс һәм казначейство органнарының эш нәтиҗәләрен уңай бәяләде.